Яшьлек илендә калам

Вакыт тулпарын иярләп,
Йөрәксеп, ярсып чабам.

Әммә күңелем белән мин
Былбылларны сайраттырган,
Гомерлеккә яраттырган
Яшьлек илендә калам.

Ак бәхетләр юрый-юрый
Җәйгорлы сукмак салам.

Әммә күңелем белән мин
Сарыларга сабыштырган,
Язмышларны адаштырган
Яшьлек илендә калам.

Гомернең ак кышына да
Якынаеп киләм һаман.

Әммә күңелем белән мин
Җан-дусларны очраштырган,
Гашыйкларны кавыштырган
Яшьлек илендә калам.

Оставьте комментарий