Яшисе дә әле, яшисе!

Ах, диеп дусларга сөйләргә,
Кешеләр басмаган җирләргә,
Ашкына күңелем чишмәсе,
Яралап китмәде язмышлар,
Тимерләр бөгәрлек көчем бар,
Яшисе дә әле, яшисе!

Ярдәмнәр кирәксә, килермен,
Аңлашып киңәшләр бирермен,
Сораса олысы, кечесе,
Йолдызлар балкыйлар юлымда,
Киләчәк тик Ходай кулында,
Яшисе дә әле, яшисе!

Җыр тулы моңланган йөрәккә,
Үтсә дә өзелеп үзәккә,
Дөньяның ачысы-төчесе,
Кайгыдан яшьләрем түгелми,
Гомернең кадерен кем белми?
Яшисе дә әле, яшисе!

Дөнъялар үзгәреп торалар,
Эшлисе эшләрем әле бар,
Үтсә дә гомернең күбесе,
Куанып-шатланып көн уза,
Дусларым хәл сорап кул суза,
Яшисе дә әле, яшисе!

Оставьте комментарий