Яшик әле сөенеп

Ходай биргән гомерләрдә
Яшик әле сөенеп.
Ямен җибәрмик тормышның
Юкка-барга көенеп.

Игелекләр юлдаш булсын,
Гомерләр бик тиз үтә.
Юлың туры, күңелең саф
Булуларга ни җитә.

Тигез яратылмаган бит
Хәтта кул бармаклары.
Тугры җанны күбрәк сыный
Дөньяның газаплары.

Игелекләр юлдаш булсын,
Гомерләр бик тиз үтә.
Юлың туры, күңелең саф
Булуларга ни җитә.

Ямен җибәрмик тормышның
Юкка-барга көенеп.
Ходай биргән гомерләрдә
Яшик әле сөенеп.

Игелекләр юлдаш булсын,
Гомерләр бик тиз үтә.
Юлың туры, күңелең саф
Булуларга ни җитә.

Оставьте комментарий