Якыннарыбыз безнең мәңге үлми
Алар безнең йөрәк түрендә
һәрвакытта безнең янда булып
Күзәталар һава күгендә!
Алар безгә җил булып исәләр
Яңгыр булып тамып китәләр!
Кай вакытта тавыш биргән кебек
Еракларда безне көтәләр.
Язлар саен сыерчыклар булып
Канат кагып безгә кайталар
Я күбәләк булып очып килеп
Тәрәз төпләренә куналар
Алар безгә җил булып исәләр
Яңгыр булып тамып китәләр!
Кай вакытта тавыш биргән кебек
Еракларда безне көтәләр.
Юк,юк алар үлми бер, вакытта.
Тик булмыйлар безнең арада
Алар үзләренчә сиздермичә
Фәрештәләр кебек гел янда!
Алар безнең йөрәкләрдә яши
Уебызда,кунел туренда!
Иң якыннар мәңге үлми алар
Алар безнең йөрәк түрендә
Юк,юк алар улми бер, вакытта.
Тик булмыйлар безнең арада
Алар үзләренчә сиздермичә
Фәрештәләр кебек гел янда!
Алар безнең йөрәкләрдә яши
Уебызда,кунел туренда!
Иң якыннар мәңге үлми алар
Алар безнең йөрәк түрендә