Ветераннар (беренче вариант)
Картаймагыз әле, ветераннар,
Ауропаны саклап калган ирләр;
Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр, сезне азат; илләр,
Картаймагыз әле, ветераннар,
Ауропаны саклап калган ирләр;
Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр, сезне азат; илләр,
Авыр еллар хәтирәсе булып,
Сыкрый әле иске яралар.
Сезнең батырлыктан үрнәк ала
Җирдә күпме газиз балалар.
Ил өстендә давыл купкач,
Канга таплангач җирләр.
Кыннан суырды кылычын
Бәхтизин кебек ирләр.