Әти кайтыр төсле терелеп

Үткәннәргә кайта күңелем.
Пилоткасын кырын салган килеш
Әти кайтыр төсле терелеп.

Күкрәп үстек туган җиребездә,
Ятим түгел идек түгелен.
Тик нигәдер язлар килгән саен
Әллә генә нишли күңелем?
Әтием, бәгырем,
Әллә генә нишли күңелем?!

Авылыбызга салдат кайткан саен
Әти синдер диеп йөгердем.
Кыр капкага чыгып көннәр буе
Әти сине көтеп йөредем!

Агым судай еллар узган саен
Ераклаша бара ул көннәр.
Ни кадәрле сагынып китсәк тә без
Терелеп кайта алмый үлгәннәр!

Агым судай еллар узган саен
Шул вакытлар (мизгелләр) китми хәтердән (уемнан).
Әле дә булса әнкәй урын тота
Түр башында сине кадерләп!

Җир өстенә язлар килгән саен,
Җиңү гөлләренә төренеп.
Пилоткасын кырын салган килеш
Әти кайтыр төсле терелеп.
Әтием, бәгырем,
Син кайтырсың төсле терелеп!

Оставьте комментарий