Рәхмәт, әнкәй!

Инде үзем күптән ана булдым,
Улларыма бирәм җылымны.
Иңнәремдә, әнкәй, һәрчак тоям,
Синең назлы, йомшак кулыңны.

Минем әни

Әнием мине ярата,
Җилкәмнән кочып сөя.
Шул чагында шатлыгымнан
Башым түшәмгә тия.
Минем әнием ягымлы,
Әнием иң сөйкемле.
Үсеп җиткәч, мин үзем дә
Булам әнкәй шикелле.

Минем әнкәй гөл ярата иде

Минем әнкәй гөл ярата, иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.

Мәңгелек мәхәббәт (беренче вариант)

Капларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле төшсә дә авырлык:
Бар ике юлдашым җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре,
Әтинең сүзләре…

Нигә, әни, нигә картаясын?

Нигә, әни, нигә картаясың, —
Уйлыйсыңмы дөнья афәтен?
Күчсен, әйдә, безнең күңелләргә
Бар уйларың, бөтен хәсрәтең.

Нәнәемә (беренче вариант)

Яулык астында ак чәчләр,
Битемдә җыерчыклар,
Көзгегә карап сөйләнә,
Үктән шул чибәр чаклар.