Озак яшә, әнкәй

Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең,
Ак биләүгә безне биләдең,
Канатланып, көнне-төнне белми,
Бишек җырын җырлап көйләдең.

Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Синең куллар, әнкәй

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.

Соңгы юлга озатам әниемне

Бәгырьләрне телеп, өметләрне өзеп,
Киттең дөньябызны ятимләп.
Өебезнең нуры, бакчабызның гөле
Бер мизгелдә сүндең, шиңдең лә.

Су буеннан әнкәй кайтып килә

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.