Минем әни

Әнием мине ярата,
Җилкәмнән кочып сөя.
Шул чагында шатлыгымнан
Башым түшәмгә тия.
Минем әнием ягымлы,
Әнием иң сөйкемле.
Үсеп җиткәч, мин үзем дә
Булам әнкәй шикелле.

Мин белмичә дә йөргәнмен,
Әти дә сизми калды:
Әйбәт эшләгәне өчен,
Әнием бүләк алды.
Әни мине бик ярата,
Башымнан сыйпап сөя:
«Үзе кечкенә булса да,
Иң зур булышчым», — дия.

Оставьте комментарий