Туган җирне сагынып (Уйнасын гына кураем)

Урманым бар, булганым бар,
Хисләрем кочагында.
Салкын — ялкын эчкәнем бар
Чишмәләр учагыннан.

Туган җиремә (икенче вариант)

Аунар өчен синең чирәмнәрдә,
Сабый бала буласым килә.
Чыклы төндә ефәк үләннәргә
Тамчы булып кунасым килә.

Урманай

Яшь тирәкләр бөре ярганда
Су буйларын азмы урадым!..
Бөреләнә тирәк,
Аңа кояш кирәк.
Ә мин туган җирсез торалмыйм.

Уралым (икенче вариант)

Иң моңлы тау кайсы тау дип
Мин курайдан сорадым.
Курай синең исемеңне көйләп бирде, Уралым,
Һай Уралым, Уралым!

Уралны сагыну

Чыршы, карагайлы җырчы урман,
Синсез никтер мина ямансу…
Ятсындыра торган,
Юксындыра торган,
Сагындыра торган заман бу.