Уел (дүртенче вариант)

Сахраларга чыксам, үлән сирәк,
Урманнарга керсәм, җир җиләк;
Эчем дә генә тышым нигә ут минем,
Нигә яна икән бу йөрәк?

Курайчылар курай, ай, уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса;
Егет тә генә кеше җыр җырламас,
Йөрәгендә дәртләр булмаса.

Ай-һай гына диеп бер кычкырсам,
Яңгырыйдыр кыя ташлары;
Табылмаган дөнья малы өчен
Каңгырыйдыр егет башлары.

Арыслан да киек һич кайгырмас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.

Уелып кына аккан Уел суы
Уйландыра башкорт (уйчан) ирләрен (ирләрне),
Уйландырып калмый, моңландыра,
Сагындыра туган җирләре (илкәйне).

Оставьте комментарий