Уралым (беренче вариант)
Уралым, Уралым,
Күгәреп яткан Уралым.
Нурга чумган түбәсе,
Күккә ашкан Уралым.
Уралым, Уралым,
Күгәреп яткан Уралым.
Нурга чумган түбәсе,
Күккә ашкан Уралым.
Сайра, әйдә, сары сандугачым
Өзелеп — өзелеп Сакмар буенда.
Дәртләндереп сайра сандугачым
Син булырсың минем уемда.
Төш, сылуым, курай тартам,
Тыпырдатып бас;
Яшермәче йөзеңне, сылуым,
Француз яулыгыңны ач.
Берчә татлы йокылардан
Уятыр төсле булам,
Берчә чәчләреңнән сыйпап
Юатыр төсле булам.