Уралны сагыну

Чыршы, карагайлы җырчы урман,
Синсез никтер мина ямансу…
Ятсындыра торган,
Юксындыра торган,
Сагындыра торган заман бу.

Ялкын бөркеп таулар дәшә сыман:
«Янам, янам. Житми һаман су».
Кабындыра торган,
Табындыра торган,
Ашкындыра торган заман бу.

Ник чакырган Урал, ымсындырган, —
Тынгы бирми мина һаман бу…
Хисләндерә торган,
Сискәндерә торган,
Сокландыра торган заман бу.

Тора дөньям табу — югалтудан,
Бәлки, яхшы, бәлки, яман бу…
Батыр итә торган,
Чал ир итә торган,
Шагыйрь итә торган заман бу.

Оставьте комментарий