Каерма канатың (Пар канатлар, Ташлама)

Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр.

Синең күзләр (икенче вариант)

Синең күзләр минем көннәремне
Нурга күмгән кояш тиңдәше,
Җирдә ничек яши алдым икән.
Синең күзләреңне күргәнче.

Нигә? (икенче вариант)

Киек казлар оча (кайткач) каңгылдашып,
Серләшәләр күреп бер-берсен.
Мин дә кайтам әле сезнең якка
Саг(ы)нуымны шуннан белерсең.

Мин яратам, ә син — юк әле!

Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм — үләрмен.
«Юләр икән!» («Юләр дә бу!») диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.

Күрәсем килгән иде (Сөясем килгән иде)

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
«Хәлең ничек, хәлең ничек?» —
Диясем килгән иде.

Китә алсаң, үзен кит миннән

Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, син яратма мине,
Китә алсаң, үзең кит миннән.

Китә алсаң, үзең кит миннән

Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, әйдә, син яратма мине,
Китә алсаң (калсаң), үзең кит миннән.