Мин яратам, ә син — юк әле!

Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм — үләрмен.
«Юләр икән!» («Юләр дә бу!») диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.

Телисеңме — башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
«Дөрес түгелдер…» дип уйлый күрмә,
«Яратам!» дип әйтеп туймасам.

Күңелемне өермәләп алган
Сулар сибеп сүнмәс ут әле.
Синең хәлең аңлашылмас миңа,
Мин яратам, ә син — юк әле!

Телисеңме — башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
«Дөрес түгелдер…» дип уйлый күрмә,
«Яратам!» дип әйтеп туймасам.

Бер көн килер, сүрәнләнгән җаның
Биләп алыр шушы ут инде…
Ул чак миңа аңлашылмас хәлең —
Син сөярсең, ә мин — юк инде!

Телисеңме — башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
«Дөрес түгелдер…» дип уйлый күрмә,
«Яратам!» дип әйтеп туймасам.

Оставьте комментарий