Нигә? (икенче вариант)

Киек казлар оча (кайткач) каңгылдашып,
Серләшәләр күреп бер-берсен.
Мин дә кайтам әле сезнең якка
Саг(ы)нуымны шуннан белерсең.

Нигә, иркәм, шулай кырыс булдың?
Нигә мине бик тиз оныттың?
Үр(е)леп үскән сөю гөлебезнең
Кызганмыйча там(ы)рын корыттың?

Белсәң иде, сине уйлый-уйлый
Уйларымның чиккә очканын.
Белсәң иде, сине сагына-сагына
Сагынуымның чиктән ашканын.

Нигә, иркәм, шулай кырыс булдың?
Нигә мине бик тиз оныттың?
Үр(е)леп үскән сөю гөлебезнең
Кызганмыйча там(ы)рын корыттың?

Салкын көзге җилгә караганда /Көзге ачы җилгә караганда/
Нигә ачы исә яз җиле? /Нигә салкынырак яз җиле?/
Үз башыма кайгы-хәсрәт алып,
Нигә сөйдем, нигә мин сине? /Нигә генә күрдем үзеңне?/

Нигә, иркәм, шулай кырыс булдың?
Нигә мине бик тиз оныттың?
Үр(е)леп үскән сөю гөлебезнең
Кызганмыйча там(ы)рын корыттың?

Оставьте комментарий