Китә алмадым

Үрдем лә үрдем чәчләрем,
Үрдем дә сүтә алмадым.
Атлап түгел, йөгереп түгел,
Очып та җитә алмадым.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.

Килерсеңме

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Күзләреңә генә карар идем.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмәсәң дә,
Аңлар идем сине, аңлар идем.

Гөлләр алдым (икенче вариант)

Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Гөлләр кебек яшьлегемне,
Үтәр диеп белмәдем.

Гөлләр алдым (беренче вариант)

Гөлләр алдым, суга салдым,
Агып китте гөлләрем.
Аккан сулар кебек яшьлек
Үтәр диеп белмәдем…

Гомерләр үтмәгән

Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде җиргә дип моңланма.
Кадерләрен белеп алтындай гомернең
Син яшәп калырга соңлама.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Елыйбыз, көләбез — яшибез бит әле.

Аһ, гомерем, гомерем

Карлар да бетә инде,
Язлар да җитә инде,
Кар суларына ияреп,
Гомерләр үтә инде.
Каршыма чыксаң иде,
Кулыңны сузсаң иде,
Барган җиреннән гомерне
Туктатып торсаң иде.
Туктатып торсаң иде.