Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенләен бирсәм — үләрмен.
«Юләр лә бу!» диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.
Телисеңме — башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
«Дөрес түгелдер…» дип уйлый күрмә,
«Яратам!» дип әйтеп туймасам.
Күңелемне өермәләп алган
Сулар сибеп сүнмәс ут әле.
Синең хәлең аңлашылмас миңа,
Мин яратам, ә син — юк әле.
Бер көн килер, сүрәнләнгән җаның
Биләп алыр шушы ут инде…
Ул чак миңа аңлашылмас хәлең —
Син сөярсең, ә мин — юк инде.
Телисеңме — башкаеңны куеп,
Йөрәк тибешемне тыңлатам.
«Дөрес түгелдер…» дип уйлый күрмә,
«Яратам!» дип әйтеп туймасам.
Бер көн килер, сүрәнләнгән җаның
Биләп алыр шушы ут инде…
Ул чак миңа аңлашылмас хәлең —
Син сөярсең, ә мин — юк инде.