Күрәсем килгән иде (Сөясем килгән иде)

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
«Хәлең ничек, хәлең ничек?» —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
«Онытмадым, онытмадым», —
Диясем килгән иде.

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
Сөймәгәнеңне белсәм дә,
Сөясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
«Мин дә моңлы, син дә моңлы», —
Диясем килгән иде.

Минем сине, минем сине
Күрәсем килгән иде.
«Ярат мине, ярат мине», —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
«Миндә — син бар, синдә — мин бар», —
Диясем килгән иде.

Күзләреңне, күзләреңне
Үбәсем килгән иде.
«Онытмадым, онытмадым», —
Диясем килгән иде.
Күрәсем килгән иде…

Оставьте комментарий