Әкият
Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.
Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.
Туган чакта кемнәр язган икән
Тормыш юлын бергә үтәргә.
Мәхәббәттән бәхет, шатлык ташып
Изгелекләр язсын көтәргә.
Син минем ягыма карамыйсың да,
Син минем турыда уйламыйсың да.
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә, —
Барыбер син бит уемда!
Күптән инде әйтер хисләрем бар
Кем яулавын күңел түремне.
Айга бары ачам йөрәгемне,
Ай тапшырсын сиңа серемне.
Гөлләр булып ятар идем
Юлларыңа түшәлеп
Күзләреңә бер карасам
Кала җаным бушанып.
Хисләр хискә үрелә,
Чәчәкләргә күмелә.
Тар урамнарны киңәйтеп,
Җыр — биюле туй килә.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.
Шундый матур, йомшак бит ул,
Әнкәй биргән мендәре.
Җылылыгы ни тора бит,
Кышкы кичен, төннәрен.
Зәңгәр күктә ярсый-ярсый тургай җырлый,
Талгын гына язгы назлы җил исә.
Язлар кебәк матур, гүзәл дә син,
Сөенечем минем, гүзәл Әнисә.
Кызыл бәйли, кызыл кия
Колхоз кызы Әлфия.
Йөрәгемә ут кабынды,
Әлфия, дия, дия.
Кашың кара, буең зифа,
Сөрмәле зур күзләрең.
Мәхәббәт утын кабыздың,
Өзгәләнә үзәгем.