Әлфия (беренче вариант)

Кызыл бәйли, кызыл кия
Колхоз кызы Әлфия.
Йөрәгемә ут кабынды,
Әлфия, дия, дия.

Тырышып эшли, хезмәт сөя
Колхоз кызы Әлфия;
Ахры, акылым җуям инде,
Әлфия, дия, дия.

Бите алсу, ирене чия
Колхоз кызы Әлфия;
Йөрәгемә ут кабынды,
Әлфия, дия, дия.

Оставьте комментарий