Әкият

Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.
Әкиятемне тартып алмасаңчы,
Калдырмачы мине син җырсыз.

Тик әкият кенә булсын тойгым,
Мин барыбер аңа табынам.
Әкиятем әгәр юкка чыкса,
Мин чыгарам аны яңадан.

Гел ышанасым килә могҗизага,
Ышанычсыз күңел — ул җырсыз.
Әкиятсез бала бала булмый,
Мәхәббәтсез — шагыйр шигырсыз.

Оставьте комментарий