Туган ягым каеннары
Туган ягым каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде,
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга, сагышларга салалар инде.
Туган ягым каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде,
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга, сагышларга салалар инде.
Болыннарың гүзәл бакча булып,
Төшләремә минем керәләр.
Монда барлык якын дуслар миңа
Бетмәс яшәү көче бирәләр.
Кемгәдер кирәк яшел җәй,
Кемгәдер ап-ак буран.
Миңа кирәк туган ягым,
Теләчене сагынам.
Чык суларын эчеп үстем, синең
Кояш нурларында коенып.
Яшьлек синдә вәгъдә-иман бирде
Ак каеннарыңа сыенып.
Әкрен генә искән таң җилләре белән,
Алтын кояш нуры уяна.
Җаным шифа алып,күңелем тынычланып,
Ильһам чишмәсендә коена.
Туган ягым — яшел бишегем,
Көтеп алам кайтыр сәгатьне.
Шуннан чыккан минем тамырларым,
Нәсел җебем, гореф-гадәтем.
Бала чагым синдә үтте минем,
Хәзер яшим синнән аерылып.
Әгәр көтсәң мине, туган ягым,
Кайтыр идем сиңа ашкынып.
Һәр ел кайтам туган авылыма,
Бала чакны искә төшереп.
Тик биредә мине һичкем көтми,
Чәйләр куеп, бәлеш пешереп.
Кендек каным тамган нигез,
Тамырым сиңа тоташкан.
Башка йортларда яшимен,
Алар җансыз, гел таштан.
Каршы ала туган якта
Тургай тавышы.
Бары тургай аңлый бугай
Минем сагышны.
Сайра, тургай, мәңге сайра, —
Аңлыйм телеңне.
Син сайрасаң, дөнья ямьле,
Яшәү күңелле.