Әкрен генә искән таң җилләре белән,
Алтын кояш нуры уяна.
Җаным шифа алып,күңелем тынычланып,
Ильһам чишмәсендә коена.
Бормалы юлларым,куе урманнарым,
Мәгърүр биек-биек тауларым.
Сезгә булган иң мөкатдәс хисләремне
Җырларыма кушып җырлармын.
Ризыккаең ерак,диеп язмышкаем
Алып китсәң газиз ягымнан.
Мәхрүм итмә мине туган якларымның
Курай-тальяннарың моңыннан.