Туган ягым минем — Биектау

Болыннарың гүзәл бакча булып,
Төшләремә минем керәләр.
Монда барлык якын дуслар миңа
Бетмәс яшәү көче бирәләр.

Нинди гүзәл җирләрне күрсәм дә,
Сиңа кайткач гына күңел сау.
Күңелдә син, йөрәк түрендә син,
Туган ягым минем — Биектау.

Иркен кырларыңны иңләп үтә
Сайрар кошларыңның җырлары.
Йөрәкләргә бетмәс илһам бирә,
Тибрәндереп күңел кылларын.

Нинди гүзәл җирләрне күрсәм дә,
Сиңа кайткач гына күңел сау.
Күңелдә син, йөрәк түрендә син,
Туган ягым минем — Биектау.

Күңелемә җырлар булып күчә
Болыннарның таныш моңнары.
Сагындыра җәйге ямьле кичләр,
Көтә озын басу юллары.

Нинди гүзәл җирләрне күрсәм дә,
Сиңа кайткач гына күңел сау.
Күңелдә син, йөрәк түрендә син,
Туган ягым минем — Биектау.

Оставьте комментарий