Тагын кайттым

Тагын кайттым… нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.

Тагын җырлап үтәм

Кайчан гына әле ярсып-шашып,
Йокыларын бүлеп кызларның,
Көмеш телле гармун моңнарына
Куша идек сөю җырларын.

Тәңкә карлар

Тәңкә карлар, тәңкә карлар
Чәчәктәй коела…
Ак чәчәкләр яуган кичтә
Дуслар бергә җыела.
Дуслар белән генә табын
Ямьле тоела…

Таянырлык дуслар булсын

Бәйрәмнәрдә дус-ишләре күп,
Кайгы да дуслар сирәк,
Шуңа да тогры дусларны
Салый белергә кирәк!