Тәңкә карлар

Тәңкә карлар, тәңкә карлар
Чәчәктәй коела…
Ак чәчәкләр яуган кичтә
Дуслар бергә җыела.
Дуслар белән генә табын
Ямьле тоела…

Елмай, елмай, әй, чибәр кыз,
Үкенеч калмасын!
Яңа елда гашыйк — хәлен
Йөрәк тизрәк аңласын,
Кыл уртага бүлик әйдә,
Бәхет алмасын!

Сәгать суга, сәгать суга
Әй, Яңа ел керә!
Яңа елда яңа. юллар
Безгә бәхет китерә.
Туар бәйрәмне уйлап
Күңел җилкенә!

Тәңкә карлар, тәңкә карлар
Чәчәктәй коела…
Ак чәчәкләр яуган кичтә
Дуслар бергә җыела,
Дуслар белән генә табын
Ямьле тоела…

Оставьте комментарий