Тау авылы көе
Аккош була күлләрдә,
Былбыл була гөлләрдә.
Былбыл сөйли серен гөлгә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
Аккош була күлләрдә,
Былбыл була гөлләрдә.
Былбыл сөйли серен гөлгә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
Китмә син яшьлектән, Әлфинур,
Унҗиде яшеңдә торып кал,
Мәңгегә картая белмәүче
Тау ягы гүзәле булып кал.
Тау астындагы чишмәгә
Йөгереп төшә идек.
Сандугачлар белән бергә
Суларын эчә идек.
Инеш буенда тирәкләр
Нигәдер уйга талган.
Бергә йөргән сукмакларда
Яшьлек эзләре калган.
Көзләр җитте.
Кызыл миләшнең
Уттай яна һәрбер тәлгәше.
Тәлгәшләрдә тамчы — күз яше,
Сине сагынып елый миләшем.
Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала,
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.
Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.
Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп…
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.
Сагынам туган-үскән илемне,
Әллә кай җирләре ямьле иде;
Сөямен,
Шул илемне уйлап көямен.
Әллә нигә караңгыда түгел
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.