Су буенда кыяк үлән
Су буенда кыяк үлән
Язын булмый торгандыр.
Бәлки ул да таңнар белән
Мине уйлый торгандыр,
Мине уйлый торгандыр.
Су буенда кыяк үлән
Язын булмый торгандыр.
Бәлки ул да таңнар белән
Мине уйлый торгандыр,
Мине уйлый торгандыр.
Су буенда, уйга талып,
Талларны тибрәтәсең.
Көйгә салып уйларыңны,
Әйт, кемне уятасың?!
Көз җиткәнен күрәм яфраклардан…
Елый-елый җиргә иңәләр.
Моңсу рапсодия… Саргылт әҗәл
Тереклекне шулай җиңәләр.
Җил очыра, аера яфракларны,
Ташлый суга, илтә учакка.
Кеше язмышлары, тормыш көзе
Чагылып китә миңа шул чакта.
Тагын бер таң атты — дөнья матур,
Сандугачлар сайрый күңелдә…
Гүя, җәннәт ишекләрен ачкан,
Фәрештеләр кунган иңемә.
Мине сагынып килер юлларыма
Сирень чәчәкләрен сибәрсең.
Мин яратам, бәгърем, сирень чәчәкләрен,
Берсен миңа өзеп бирерсең.
Сирень чәчкәләрен өздем,
Биш таҗлысы күпме икән.
Чәчкә бүләк итәр өчен
Тик син янда юк икән.
Бакчабызны ямьгә күмеп,
Чәчәк атты сирень.
Аңлар микән, сөйгән кешем,
Йөрәгемне минем.
Адашыпмы килеп чыктык
Яр буе урамына,
Көтмәгәндә торып калдык
Сиреньнәр буранына.
Адашыпмы килеп чектык
Яр буе урамына,
Ялгыз гына карап торам
Сиреньнәр буранына.
Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы
Өермәле шаулы диңгездә?
Без дулкыннар, менә, күбекләнеп,
Ашкынабыз кич тә, көндез дә.