Сирень чәчкәсе

Сирень чәчкәләрен өздем,
Биш таҗлысы күпме икән.
Чәчкә бүләк итәр өчен
Тик син янда юк икән.

Тылсымлы сирень чәчкәнең
Биш таҗлысын кабармын.
Югалткан яшьлек ярымны
Бәлки эзләп табармын.

Сирень чәчкәләрен өздем,
Биш таҗлысын эзләдем.
Гомерем буе сине көттем,
Өметемне өзмәдем.

Сирень чәчкәләрен өздем,
Биш таҗлылары сирәк.
Яшьлек ярым кайтсын өчен
Белмим нишләргә кирәк.

Сирень чәчкәләрен өздем,
Биш таҗлыларын тапмадым.
Яшьлек ярым, йөрәгемдә
Сине мәңге саклармын.

Оставьте комментарий