Тагын бер таң атты — дөнья матур,
Сандугачлар сайрый күңелдә…
Гүя, җәннәт ишекләрен ачкан,
Фәрештеләр кунган иңемә.
Сокланудан сихри иртәләргә,
Әйтер сүзем кала өзелеп.
Канатларым булса очар идем,
Кошлар белән бергә тезелеп.
Кырыс тормыш, ыгы-зыгы бүген,
Аермыйсың агын — карасын…
Матур көннең тирән мәгънәсе бар:
Болытлысын онытып торасың…