Җил очыра, аера яфракларны,
Ташлый суга, илтә учакка.
Кеше язмышлары, тормыш көзе
Чагылып китә миңа шул чакта.
Өй каршында ялгыз каен тора,
Бер яфрагы калган үзенең.
Җилләр исә, яңгыр-карлар ява,
Ләкин төшми яфрак өзелеп.
Кайдан килә шундый яшәү көче,
Бәйләнеше туган туфракка?!
Кыш буе күз алдымда тора,
Мин сокланам соңгы яфракка.