Сарманда җәй

Кояшлы иртә,
Кояшлы көннәр.
Сарманда кызу,
Кайда соң җилләр?
Сарманда җәй, Сарманда,
Сарманда җәй.
Түбәләр кыза
Һәм юллар кыза,
Һәм машиналар
Бер-берсен уза.
Сарманда җәй, Сарманда,
Сарманда җәй.

Салкын чишмә (өченче вариант)

Сандугач, сайрыйдыр,
Тирәктә авызы,
Зыңласа да, йөрәккә.

Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Сөйгәннәр сөйгәнен ала,
Безнең сөйгән каладыр.
Дөнъясында ямь табалмый
Гомерен узып барадыр.

Сакмарымның сары таллары

Ямьле җәйдә, асыл чәчәкләрнең
Тамып торган чакта баллары,
Бөгелә-сыгыла озатып калды мине
Сакмарымның сары таллары.