Рәхмәтлемен
Беләсеңме, иркәм, бер син таптың,
Юллар ярдың минем йөрәккә.
Дустым да син, ярты җаным да син,
Кунып сайрар тирәк-терәк тә.
Беләсеңме, иркәм, бер син таптың,
Юллар ярдың минем йөрәккә.
Дустым да син, ярты җаным да син,
Кунып сайрар тирәк-терәк тә.
Җиргә аклык, пакълек өстәп,
Ярый әле син тугансың.
Күңелемне сөю, бәхет,
Шатлык белән тутыргансың.
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нинди сихри ямьгә төргән өчен.
Күктән искән җилләрне куып,
Яңгырларга сәламнәр әйтеп,
Очтым мин зәңгәр күктән беръялгызым.
Сине очраттым мин йолдызларда,
Яшен яшьнәп күкләр күкрәгәндә,
Булдың син минем гомерлек ак юлым.
Инде нигә көннәр буе,
Инде нигә көннәр буе
Мәхәббәттән шашып йөрим.
Ярдан чыккан диңгез кебек,
Ярдан чыккан диңгез кебек
Күңелемнән ташып йөрим,
Күңелемнән ташып йөрим.
Караңгылык басты дисәң,
Кинәт күгемне.
Нур булып килеп кергән,
Ул син түгелме?
Синең кайнар хисләреңнән,
Таң бизәгән чәчләреңнән
Алтын нурлар чәчелә,
Алтын нурлар чәчелә.
Кинәт югалдың, иркәм,
Салдың сагыш зарына.
Кавышу язын юрыймын
Кәккүк тавышларыннан.
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан, исемең кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?
Бүләк иттең ап-ак ромашкалар
Ап-ак карлар яуган бер көнне.
Алар миңа чалт кояшлы җәйне
Алып килгән кебек күренде.