Рәхмәтлемен

Беләсеңме, иркәм, бер син таптың,
Юллар ярдың минем йөрәккә.
Дустым да син, ярты җаным да син,
Кунып сайрар тирәк-терәк тә.

Куш.
Рәхмәтлемен ходаема,
Яшим сөеп-сөелеп.
Гомер буе синең җылы
Карашыңа төренеп.

Җир, кояштан кайнар нурлар алып,
Аның тирәсендә әйләнә.
Бәхет-шатлыкларым, яшәвем дә
Синең исемеңә бәйләнә.

Куш.

Син булганга киләчәгем якты,
Йөзләреңдә синең ай нуры,
Син булганга дөньям чәчкә ата,
Күңелемдә моңлы яз җыры.

Куш.

Тормыш дәвам итә, без яшибез,
Сүрелмәгән әле хисләр дә.
Алда көтә безне алсу таңнар,
Көтә безне айлы кичләр дә.

Куш.

Оставьте комментарий