Югалган минутлар

Тәрәзәмнән бер-бер артлы оча
Телефон, сәгатем һәм китаплар.
Оча язылып бетмәгән җырлар
Һәм каядыр югалган минутлар.
Бар иде бит саф хис, чын мәхаббәт,
Бар иде әкияттәй матурлык.
Дөнья инде хәзер күптән нәфрәт,
Ә күңелдә күптән кара бушлык.

Рәхмәт сиңа (өченче вариант)

Күктән искән җилләрне куып,
Яңгырларга сәламнәр әйтеп,
Очтым мин зәңгәр күктән беръялгызым.
Сине очраттым мин йолдызларда,
Яшен яшьнәп күкләр күкрәгәндә,
Булдың син минем гомерлек ак юлым.