Рәхмәт, әнкәй!

Инде үзем күптән ана булдым,
Улларыма бирәм җылымны.
Иңнәремдә, әнкәй, һәрчак тоям,
Синең назлы, йомшак кулыңны.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа

Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Рәхмәт сиңа, газиз тамашачым!

Рәхмәт сиңа, газиз тамашачым,
Алкышларга мине күмгәнгә,
Кайгы-шатлыкларым уртаклашып,
Туганыңдай якын күргәнгә.

Республикам минем

Чыгып китәм иркен кырларыңа, —
Игеннәрең тора чайкалып.
Моң тарала Идел буйларына,
Бәйрәм көен җырлый бар халык,

Рәхмәтлемен язмыш дигәнемә

Сагынамын, өзелеп сагынамын
Күзләреңнең балкып кабынганын.
Мин генәме икән табынганың —
Карашыңнан җавап эзли җаным…