Рәхмәт

Караңгылык басты дисәң,
Кинәт күгемне.
Нур булып килеп кергән,
Ул син түгелме?

Рәхмәт моңнарыңа,
Рәхмәт назларыңа.
Рәхмәт дип, кабатлыйм мин,
Тагын да, тагын да.

Кулларымны сиңа суздым,
Кинәт талпынып.
Таралдылар күңелемнән,
Рәнҗү, салкыны.

Сиңа моңнарым,
Сиңа назларым.
Сиңа дип, кабатлыйм мин,
Күз нурым, күз нурым.

Куркып куям бәхетемнән,
Төш кенә кебек.
Югала күрмә бәхетем,
Бул син мәңгелек.

Рәхмәт сүзләреңә,
Рәхмәт күзләреңә.
Рәхмәт дип, кагылам мин,
Чәчләреңә, чәчләреңә.

Оставьте комментарий