Рәхмәт сиңа (өченче вариант)

Күктән искән җилләрне куып,
Яңгырларга сәламнәр әйтеп,
Очтым мин зәңгәр күктән беръялгызым.
Сине очраттым мин йолдызларда,
Яшен яшьнәп күкләр күкрәгәндә,
Булдың син минем гомерлек ак юлым.

Ә йөрәгем сине көткән бит,
Ә йөрәгем син дип типкән бит.

Рәхмәт сиңа, язгы чәчәгем,
Рәхмәт сиңа, җәйге күбәләгем.
Рәхмәт сиңа, көзге талым,
Рәхмәт сиңа, кышкы кояшым.

Рәхмәт сиңа, язгы чәчәгем,
Рәхмәт сиңа, җәйге күбәләгем.
Рәхмәт сиңа, көзге талым,
Рәхмәт сиңа, кышкы кояшым.

Кулга кул тотышып очтык без,
Мәхәббәтнең серләрен ачтык,
Бәхет диңгезендә йөздек бергә.
Коендык кояш нурларында,
Серләштек төнге ай астында,
Вәгъдәләштек, сөярбез дип мәңгегә.

Ә йөрәгем син дип тибә бит,
Ә йөрәгем сине көтә бит.

Рәхмәт сиңа, язгы чәчәгем,
Рәхмәт сиңа, җәйге күбәләгем.
Рәхмәт сиңа, көзге талым,
Рәхмәт сиңа, кышкы кояшым.

Рәхмәт сиңа, язгы чәчәгем,
Рәхмәт сиңа, җәйге күбәләгем.
Рәхмәт сиңа, көзге талым,
Рәхмәт сиңа, кышкы кояшым.

Оставьте комментарий