Китмә миннән

Ак кэр ява, ап-ак сагыш ява,
Йөрәгемә кунып кар яна.
Ник без аерым? Ярыбызны эзләп
Килдек бит без якты дөньяга.

Җаннарымны ап-ак сагыш сара,
Юлларымны күмә ак буран,
«Китмә!» — дигән синең хәбәрме бу?
Сөюләрең әллә хак булган..,

Яңа елга кердем ялгыз гына,
Арабызда ап-ак кыш кына.
«Китмә миннән, эзләп тапкан ярым!..»—
Өзелеп-өзелеп йөрәк кычкыра.

Сагышларым бураннарга салдым,
«Китәр юлларыма ят!» — дидем.
Ап-ак буран җаннарыңны урар,
Сөюләрем сине хак минем.

Оставьте комментарий