Яңа Әтнә

Әтнә борынгы булса да,
Иске диеп әйтмәгез.
Яңа юлга алып чыктык,
Яңарачак Әтнәбез.

Җырлыйк Яңа Әтнә җырын,
Үзәкләрне өздереп.
Яшик сөйгән ярлар белән
Аерылмаска сүз биреп.

Җанга кадерле туфрагы
Туган җир-әнкәбезнең.
Май булып йөрәккә ятсын
Икмәге Әтнәбезнең.

Җырлыйк Яңа Әтнә җырын,
Үзәкләрне өздереп.
Яшик сөйгән ярлар белән
Аерылмаска сүз биреп.

Туган яклар шуңа якын,
Күңелле икән безнең:
Зәңгәр күктә үз йолдызы
Бар икән Әтнәбезнең.

Җырлыйк Яңа Әтнә җырын,
Үзәкләрне өздереп.
Яшик сөйгән ярлар белән
Аерылмаска сүз биреп.

Оставьте комментарий