Хатын-кызлар

Без үтмибез нинди юллар,
Тудырмыйбыз инде җырлар,
Чөнки җирнең матурлыгы —
Сез булганга хатын-кызлар.
Ир-егетләр яу кырында
Аз кылмады батырлыклар.
Уйларында булган өчен,
Көткән өчен хатын-кызлар.

Хатым булсын бүләгем

Сүзләремнең иң кайнарын җыеп,
Әнием сиңа хатлар үрәмен.
Ал чәчәкләр өзеп бирә алмыйм,
Хатым булсын инде бүләгем.

Халкым өчен (икенче вариант)

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен.
Җырлыймын тик илем өчен,
Үз туган(дай) халкым өчен.
Саф көмештәй җырларымны
Җырламыймын алтын өчен.
Җырлыймын тик саф көмештәй
Саф йөрәкле халкым өчен.

Халкым өчен (беренче вариант)

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен;
Җырлыймын алтын илем өчен,
Үз туган халкым өчен.

Хисләргә бирелә идем мин

Хисләргә бирелә идем мин,

Хыялга күмелә идем мин.
Үрелеп буйларым җитмәстәй
Гөлләргә үрелә идем мин.
(Мәхәббәт җылысын тойсам да,
Ул чакта бөредә идем мин.)