Рамазан (беренче вариант)

Дөнья буйлап җырлап киләм,
Җанга мең өмет сыйган.
Җырларыма якты моң бир,
Бир, Ходай, безгә иман.

Кояшлы җыр

Елмаеп карыйлар, — Ал, зәңгәр үзләре… Җирдәге чәчәкләр — Кояшның күзләре. Йөргәнмен ишетми Мин аны элгәре… Сандугач теледер — Кояшның телләре. Манды ул алтынга Җәйләрне, көзләрне. Урманда, кырларда — Кояшның эзләре. Кояшның үзе күк Хыяллар югары. Кояшлы булсын гел Балачак юллары.

Халкым өчен (беренче вариант)

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен;
Җырлыймын алтын илем өчен,
Үз туган халкым өчен.

Гомер (беренче вариант)

Артта кала кышның бураннары,
Җанга тигән ачы еллар кала;
Юлда кала яшьлек, яулык болгап,
Гомер дигән пар ат алга чаба.

Тормыш, исәнме!

Бу язда да, тагын бу язда да
Шомырт чәчәкләрен иснәдем.
Чәчәк алып килде бу кем дисәм,
Син икәнсең, Тормыш, исәнме!