Гармун моңы (беренче вариант)
Гармун моңы тавышлары
Нигә тын калдың әле?
Йөрәгемне сурып алып,
Утларга салдың әле.
Гармун моңы тавышлары
Нигә тын калдың әле?
Йөрәгемне сурып алып,
Утларга салдың әле.
Таллар йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, урамнар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.
Гармуныңны уйныйсың да,
Урамнарны буйлыйсың.
Күңелең тулы моң гына,
Ни турында уйлыйсың.
Без түгелме авылларда
Гармуннар тартып үстек?
Үсеп ир-егетләр булгач
Авылдан чыгып киттек.
Йөрәгемә салкын карлар ява,
Авыр башым түбән иелә.
Иңнәремә хаталарым өчен
Үкенүләр таудай өелә.
Яшел болыннарда, тугайларда
Елмайганда нәфис чәчкәләр,
Нәфис чәчкәләрнең елмаюын
Бар күңелдән сезгә бүләк итәм.
Тугачтын да ак биләүгә биләп
Ак тәкъдирләр сорап Ходайдан,
Төн йокламый без үскәнне көткән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.
Уң кашың тартса да,
Сул кашың тартса да,
Һаман да яхшыга юрыйсың.
Биш намаз укысаң
Биш тапкыр көненә
Ходайдан иминлек сорыйсың.
Тәрәз төпләрендә гөлләр үсә,
Чәчәкләрнең төсе төрлечә.
Үсәр идемени алар шулай
Әнкәй, синең кулың тимичә?!
Бик кечкенә чагымнан ук
Гармун алдым кулыма.
Моңдаш булды җырыма ул,
Юлдаш булды юлыма.
Уйна, гармуным моңлы итеп,
Үзәкләрне өздереп.
Тарат кайгы-сагышларны
Моңнарыңда йөздереп.