Уң кашың тартса да,
Сул кашың тартса да,
Һаман да яхшыга юрыйсың.
Биш намаз укысаң
Биш тапкыр көненә
Ходайдан иминлек сорыйсың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.
Яңа ай күрсәң дә,
Тулган ай күрсәң дә,
Сокланып, сөенеп туймыйсың.
Без кулдан китсәк тә,
Таралып бетсәк тә,
Гел безгә борылган тормышың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.
Мендәрең авышса,
Самавыр ташыса,
Ашыгып юлларга карыйсың.
Җиде көн, җиде төн,
Җиде ел узса да,
Син безне ерактан таныйсың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.
Әй, әнкәй, син инде беркайчан
Янмыйча-көймичә тормыйсың.