Гомерем мизгелләре

Иртәсендә язның — ачылмаган таҗның
Әле татылмаган назлары.
Дөнъя хозурлыгы, тормыш матурлыгы —
Безнең гомерләрнең язлары.

Гомер — аккан су

Учым белән сиңа су китерәм…
Бармак аша кача тамчылар.
Тамчы кебек, кача безнең гомер,
Кичәге көн үткән, бүген-бар.

Гомер юлы (өченче вариант)

Гомер иткән ирләр һәр чак юлда,
Кичә алар утны-суларны.
Аккан сулар кебек гомер уза,
Йөгәнләп булмый шул юлларны.

Гомер юлы (беренче вариант)

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
«Картаелган инде…» — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең (бөртекләрнең),
Һәр берсенә башым иясем.