Гомер юлы (беренче вариант)

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

«Картаелган инде…» — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең (бөртекләрнең),
Һәр берсенә башым иясем.

Гомер юлың кебек (сымак) ап-ак алар,
Манылмаган данга, алтынга.
Бары төсен җуйган, башкаларга (бүтәннәргә)
Изгелекләр эшләү (итү) хакына.

Маңгай сырларың да чит-ят түгел,
Синең кичерешләр — еллар бит!
Алар миңа сине алып килгән
Борма-борма урау юллар бит!

Оставьте комментарий