Гомер үтә (икенче вариант)

Калыр идем,
Йөрәгеңнең мең кылларын
Чиртәр идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Язлар саен умырзая
Булыр идем,
Күзләреңнең явын (нурын) алып
Балкыр идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Синең белән бер сукмактан
Узар идем,
Чәчләреңә гөл чәчәкләр
Үрәр идем.

Салкын җилләр исү белән
Көзләр җитә,
Бәгырләрне өтә-өтә
Гомер үтә.

Оставьте комментарий