Бәхетле гомерләрдә
Гомернең болыннарында күбәләк булып кына,
Тормыш биргән һәрбер көннең
Кунагы булып кына,
Яшисе иде, яшисе иде.
Гомернең болыннарында күбәләк булып кына,
Тормыш биргән һәрбер көннең
Кунагы булып кына,
Яшисе иде, яшисе иде.
Чәчләрне узганнар бәс булып сарса да,
Буыннар кайчакта арыса-талса да,
Һәрвакыт яшь булып калыр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.
Тормыш, шатлык, кайгылар да,
Сынаулардан тора гел.
Көннәр төрле булсалар да,
Якын безгә һәр мизгел.
Һәркемгә бирелә бәхет,
Һәркемнең үз өлеше.
Булмый беркемне гаепләп,
Өлешеңә — көмешең.
Бәхет кошым якын, сизәм,
Тик нигә килми һаман?
Иңемә кун, күп көттермә,
Арыдым көтеп тәмам.
Елгарым да, саллар да.
Тибрәлдем йөзә алмадым.
Су буеннан зәңгәр чәчәк
Эзләдем табалмадым.
Үткәндә кичергән —
Кайгылар, газаплар
Барысы да онтыла,
Барысы да җуела.
Минем белән бергә бәхтем туган —
Өлешемә тигән көмешем.
Шул бәхтемне эзләп юлга чыктым,
Шул бәхтемне эзләп килешем.
Бәхет сезнең дип елама,
Зарнланма әле, әй син кешем.
Бәхет түгелме кулыңда?
Булса иң яраткан эшең.
Бәхет кемгәдер суыннан,
Яңгырдай яуды микән?
Кемдер бәхетне күлләрдән,
Чумарып алды микән?