Бәхетле булырга беркайчан соң түгел

Буыннар кайчакта арыса-талса да,
Һәрвакыт яшь булып калыр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.

Үткәннәр маңгайга буразна салса да,
Яшьлекләр еракта, офыкта калса да,
Гел сөеп-сөелеп яшәсен бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.

“Әй, узды бездән дә бу яшьлек” дисәк тә,
Моңланып кайвакыт башларны исәк тә,
Һәрвакыт могжиза көтәр күк бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.

Үткәннәр маңгайга буразна салса да,
Яшьлекләр еракта, офыкта калса да,
Гел сөеп-сөелеп яшәсен бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.

Итәккә утыртып оныклар сөйсәк тә,
Күңелнең бар назын аларга бирсәк тә,
Картаю белмәс күк беркайчан бу йөрәк,
Гомернең көзенә иртәрәктер, димәк.

Үткәннәр маңгайга буразна салса да,
Яшьлекләр еракта, офыкта калса да,
Гел сөеп-сөелеп яшәсен бу күңел,
Бәхетле булырга беркайчан соң түгел.

Оставьте комментарий